Татарстанда һава температурасы +1 градуска кадәр төшәчәк
Татарстанда алдагы көннәрдә, антициклон үтеп керү сәбәпле, явым-төшемсез салкын һава урнашачак.
Overdue Last read · last published · next check
Last read 3 hours ago, longer than this feed's 1 hour schedule.
Татарстанда алдагы көннәрдә, антициклон үтеп керү сәбәпле, явым-төшемсез салкын һава урнашачак.
Яшьләргә һәм медицина белем булганнарга өстенлек бирелә. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә күпме хезмәт хакы түләнәсен әйттеләр.
Махсус хәрби операциядә борылыш чоры башланды инде. Әмма хәлиткеч нәтиҗәләргә ирешү өчен Россия гаскәрләренә конкрет максатлар куеп һөҗүмгә күчү кирәк.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль медицина-биологик агентлык (ФМБА) башлыгы Вероника Скворцова белән очрашуда әтисенең озак еллар буе донор булып торуы турында сөйләп үткән.
“Бердәм Россия” җылылык бирү сезонына кадәр кимчелекләрне ачыклау өчен төбәкләрнең коммуналь инфраструктурасын тикшерәчәк.
1 сентябрьдә укулар гына түгел, ОРВИ һәм коронавирус инфекцияләре дә башланырга тора. Узган атнада гына да Татарстанда 5292 ОРВИ теркәлгән, әлегә грипп очраклары юк.
Ниһаять, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа биналы булды. Аларга Тинчурин театрының Горький урамындагы элекке бинасын биргәннәр. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Шәһәр һәм Республика көнендә узачак бәйрәм чаралары белән таныштырганда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.
Казанда яшь лидерлар өчен INNOverse50+ халыкара программасына старт бирелде. Программаны ачу тантанасы V Казан Глобаль яшьләр саммиты кысасында узды.
Республикада тычкан бизгәге буенча чираттагы сезонлы күтәрелеш көтелә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина көзгә кергәндә янаган куркынычларны санады.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов СВОда һәлак булган гвардия капитаны Тимур Гыймрановның әти-әнисенә Россия Герое алтын йолдызын тапшырачак.
Июль аенда илдә эшләмәүчеләрнең пенсиясе уртача 26 мең сум чамасы булган.
Бүген Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Күзлек» фестивале узды, анда 13 августта башланган балалар театр лабораториясе эшенә йомгак ясалды.
Россиядә машина йөртүчеләрнең елына күпме чакрым узуын исәпләп чыгарганнар.
2026 елның 1 сентябреннән Россиядә халык аз яшәгән һәм ерак авылларда яшәүчеләр өчен күчмә даруханә пунктларында медикаментларны ваклап сату буенча эксперимент эшли башлаячак. Ул өч ел дәвам итәчәк.
Татарстанда эшләүчеләрнең 80 проценттан артыграгы үзләренең эш урыныннан, вазыйфалары һәм транспорттан файдалану мөмкинлекләреннән канәгать. Татарстанстат тикшеренүе шул хакта сөйли.
Россия икътисады дроннар һөҗүменнән зыян күрә. Владимир Путин шундый указ имзалады: әгәр критик инфраструктура объектларының хуҗалары аларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чараларны күрмәсә, аларны бик соң күрсә яки билгеләнгән иминлек таләпләрен бозса, бу объектларны вакытлыча дәүләт идарәсенә тапшырырга мөмкин булачак.
Иранга каршы кораллы һөҗүм белән уңышка ирешә алмаган Трамп администрациясе «икътисадый һөҗүм» башлавы турында игълан итте.
Татарстанда 288 үзмәшгуль ихтыяри социаль иминият программасына (ел башыннан гамәлдә булып килә) кергән.
Белгечләр исәпләп чыгарган: илдә яшәүче гаиләләр коммуналь хезмәтләргә уртача 6713 сум акча тота. Урта хәлле гаилә чыгымнарының 9,3 проценты дигән сүз бу. Көзгә кергәч, күбрәк тә түлисе булачак. Торбаларның җылысына тарифларның артуы да өстәләчәк. Утлы, сулы тормыш күпме тора?
lead
lead
lead
lead
lead
lead
lead
Тагын 10 көннән әнә шулай дип көйләп йөрисе була. Зарыгып көтеп алган җәйне күпләр авырлык белән каршы ала торган көз алыштыра. Ләкин моңсуланырга ашыкмыйк әле. Һәр фасылның үз матурлыгы булуын да истән чыгармыйк. Ә инде көзге салкын көннәрне ничек җиңелрәк уздырасы икәнен белгечләрдән сорыйк.
Хуҗабикәләрнең, бакча нигъмәтләрен банкаларга тутырып, кышка витаминлы салатлар әзерләү белән мәш килгән бик кызу чоры. Укучыларыбызның лечо салаты рецептларын тәкъдим итәбез.
lead
lead
Тимер рәшәткәнең йозагы да кайчан да булса бер ачыла. Иреккә чыккач исә яңа тормыш башлана. Ул чакта инде бер баскан тырманы ничек тә әйләнеп узарга, язмыштан узмыш барлыгын аңларга туры килә. Ә ялгызыңа гына авыр булачак. Нишләргә? Кая барып бәрелергә? «ВТ» журналисты шул хакта белеште.
lead
Чаллы бүген - югары сыйфатлы тормышка ия заманча мегаполис.
– Фатир аласы, яңа машиналы буласы килә. Ирем белән эштән кайтып кермибез, ләкин акча җыеп булмый. Әле бернәрсә килеп чыга, әле икенчесе.
Татарстанда 2026 елның июлендә торак кредитларын кулланып 6 174 килешү теркәлгән.
16-19 август көннәрендә Казанда узган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумына 37 илдән һәм Россиянең 68 төбәгеннән 10 меңнән артык катнашучы җыелган.
Озак еллар ашказаны җәрәхәтеннән интектем. Соңгы вакытта солы белән сөттән ясалган төнәтмәнең файдасын күрдем.
Ренат Әюповның Чаллы театрыннан Казанга яшьләр театрына кайтып эшли башлаган елларын яхшы хәтерлим. Мәскәүдә белем алган режиссер татар театры дөньясында яңа сулыш, яңа алымнары белән аерылып торды. Ул артистлар белән бергәләп көчле репертуар булдырды.
Чаллыда табибын ришвәт алган һәм дәүләт реестрларына ялган мәгълүматлар керткән өчен хөкем иткәннәр.
«Зелёная долина» махсус икътисадый зонасының Түбән Кама мәйданчыгында Россиядә югары сыйфатлы азык аминокислотасы - DL-метионин җитештерү буенча беренче завод төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды.
Татарстанның 28 мәктәбендә эвакуация юлларының торышы канәгатьләнерлек түгеллеген ачыклаганнар.
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.
Татарстан башкаласы инде икенче ел рәттән Халыкара «Яңа дулкын» яшь башкаручылар конкурсын кабул итә. 20–26 август көннәрендә узачак чара кысасында «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә урнашкан New Wave Hall залында Россия «йолдыз»лары катнашында концертлар һәм конкурста катнашучыларның чыгышлары көтелә. Ачылыш тантанасы исә зур концерт форматында узды.
Казанның Совет районы суды Самосыроводагы җитештерү базасы хуҗасы Иосиф Лифшицның шау-шу тудырган эше буенча хөкем карары чыгарды.
20 августтан Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә «ИнформУИК» мәгълүмати проекты эшли башлады.
Татарстанда янә тотрыксыз һава торышы урнаша. Шимбә, 22 августта, һава +21...+26 градуска кадәр җылыначак.
«Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансында башкалабыз театрларының төп актерлары чыгыш ясаячак.
Татарстан басуларыннан җыеп алынган ашлык күләме ике миллион тоннадан артып китте.
Татарстанда июль аенда җир кишәрлекләренә ихтыяҗ арткан.