Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп балалы гаиләләре белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү турында сөйләде. Бу хакта ул үзенең Макстагы каналында язган.
Overdue Last read · last published · next check
Last read 19 hours ago, longer than this feed's 1 hour schedule.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү турында сөйләде. Бу хакта ул үзенең Макстагы каналында язган.
Сезон башыннан Татарстанда талпан энцефалитының 3 очрагы, шулай ук талпан боррелиозының 23 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Татарстанда август башына рәсми рәвештә 3 851 эшсез теркәлгән, шул ук вакытта «Россия эше» платформасында - 83,5 мең вакансия. Әмма бер ел эчендә вакансияләр саны 19% ка кимегән, - дип хәбәр итә SuperJob.ru.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 27 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле һәм кузаклы культуралар 15459 гектар мәйданда җыеп алынган.
«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Илсия Калжанова, Россия киносы көненә багышланган мавыктыргыч мастер-класс үткәрде.
Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «ММЧда җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. Бүләкләнүчеләр арасында якташларыбыз да бар.
В рамках республиканского проекта «Лето в Татарстане» прошел зажигательный мастер-класс «Танцуй, танцуй»!
Бәшир Рәмиев исемендәге паркта, дәүләт идарәсенә ясалма интеллект кертү буенча гамәли интенсивның нульле көне ачылды. Укулар министрлык һәм ведомстволарның 300 бүлек башлыгы узачак.
Казанда яшәүче берәү 2018 елның ун сумлык тәңкәсен сатуга чыгарган. Арткы ягында UFC экс-чемпионы Хәбип Нурмагомедов һәм «На все воля Всевышного» язуы сурәтләнгән.
Казанда Айрат Миңнуллинның «Волгадорстрой» милкен сатуга куйдылар. Бу «Восточный» автовокзалы, юл техникасы һәм 1,2 миллиард сумлык күчемсез милек.
Көз җитү белән грипп һәм башка респиратор инфекцияләрнең сезонлы артуы күзәтелә. Күп кенә кешеләрне: гриппка каршы прививка кирәкме, ул ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм кемгә вакцинация аеруча мөһим - дигән сораулар борчый. Бу хакта безгә район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айгөл Гайнетдинова аңлатып узды.
Моның өчен бары урта зурлыктагы 2 алма, 1 йомырка, 1-2 аш кашыгы көрпә (отруби) яки манный ярмасы кирәк булачак.
Сөембикә манарасын яңартучы осталар Татарстан символларының берсенең матурлыгын җентекләп торгызып, һәр элементын беренчел хәлендә сакларга тырыша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәүлед көнендә Казанда «Раджаб» мәчетендә булды. Бу бина шәһәрдә инкыйлабка кадәр сакланган бердәнбер агач мәчет.
25 августта Казанда Яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» музыкаль фестиваленең истәлекле йолдызын һәм барельефын ачтылар.
15 август көнне, Баландыш авылында узган «Түгәрәк уен» бәйрәмендә «Теләче» район гаәзетасына язылучылар арасында, бүләкләр уйнатылды.
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында, чираттагы чара, район мәдәният йортында узды.
Норлатның 42 яшьлек кешесен баланы карау өчен акча түләмәүдә гаепле дип таптылар. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Татарстанда бердәм пособиене 184 906 бала ала. Түләүгә хокук гаиләнең һәр әгъзасына айлык кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Шул ук вакытта гаиләнең һәр хезмәткә сәләтле әгъзасы исәпләү чоры өчен сигез МРОТтан ким булмаган керемгә ия булырга тиеш.
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Татарстаннан җиде кеше төрле өлкәләрдәге күпьеллык хезмәтләре өчен орден, медаль һәм мактаулы исемнәргә лаек булды.
Татарстан Республикасыннан грант алучыга эштән киткән өчен акчаны кире кайтарырга мәҗбүр иттеләр.
Кичә Караширмә авылында, беренче тапкыр, «Әйлән-бәйлән» дип исемләнгән республикакүләм фольклор фестивале үткәрелде. Анда утыздан артык фольклор коллектив чыгыш ясады.
Бүген, Урта Мишә авылында яшәүче хезмәт ветераны, Альберт Нигъматулла улы Сафинга 90 яшь тулды.
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт Флагы көне. Бүген әлеге уңайдан, район загс бүлегендә “Мы граждане России “- Без Россия гражданнары” Бөтенроссиясе акциясе кысаларында тантаналы чара узды.
Быел Татарстан юлларында 183 кешенең гомере өзелгән. Шуның 11е балалар. 1829 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 23 кешенең гомере өзелүенә исерек йөртүчеләр гаепле булган.
Танылган спортчы, көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин үзенең тренерлык эшчәнлеген Чаллы шәһәрендә дәвам итәчәк. Ул көрәш белән шөгыльләнү өчен 7 яшьтән өлкәнрәк булган балаларны җыя.
Полицейскийлардан качкан мотоцикл йөртүчесен тоткарлаганнар. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, егет башка байкерлар белән Пушкин урамы буйлап барган. Аның мотоциклында дәүләт номеры булмый. ГАИ мотопатруле моны күргән һәм полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыны тоткарларга карар кылган.
Казан урамнарына тест режимында җәмәгать транспортының ике яңа моделе — троллейбус һәм трамвай чыкты. Шәһәрлеләр яңалыкларны гадәти маршрутларда күрә алачак.
Татарстанда «Чиста һава» опеартив-профилактика чарасы дәвам итә. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 1 июньдә башланды. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. н
22 август – Россия Федерациясе дәүләт флагы көне. Бу дата 1994 елда Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин указы нигезендә гамәлгә куелды.
Теләче районында «Курше» республика проекты кысаларында, фатирник узды.
Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җәмгысе 10167 баш терлек бар. Мәсәлән, шуның 2681 башы, бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә булган “Алан” акционерлык җәмгыятендә, 2681е - 19 август көнне муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында булган җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә асрала. Шунысы игътибарга лаек, ике…
Татарстан волонтерлары һәм командалары «Игелекле эшләр яры» конкурсына 1 сентябрьгә кадәр гариза бирә ала. Ул «Экологик иминлек» милли проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында уза, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте.
Татарстанда 7315 кеше талпан тешләп, табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2190 га кимрәк. Зыян күрүчеләр арасында 1558 бала, дип хәбәр иттеләр төбәк Роспотребнадзорында.
Россия башкаласында Татарстан Республикасының мәдәният көннәре старт алды. Традиция буенча бәйрәм программасын бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янында ачтылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 20 августка алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы җиде көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан 3 нче номерлы Теләче балалар бакчасы Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.
В ходе рабочих поездок в районы республики Раис Татарстана Рустам Минниханов общался с аграриями, которые подняли вопросы сохранения поголовья скота на подворьях в условиях удорожания кормов и снижения закупочных цен на молоко. По итогам этих обсуждений принято решение об изменениях в поддержке личных подсобных хозяйств (ЛПХ).
Авиакомпаниягә Мәскәүдән Бөгелмәгә рейс тоткарланган вакыттагы хокук бозулар өчен штраф салганнар.
Дамира Миннебаева шигырьләре.
3–5 сентябрь көннәрендә Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларына багышланган XVI «Комплекслы иминлек» халыкара чарасы узачак.
22 август көнне Караширмә авылында «Әйлән-бәйлән» беренче республикакүләм фестиваль узачак.
Казанның 10 мәктәбендә булачак инженерларны әзерләү өчен белем бирү платформасы булдырылачак.
Роспотребнадзор белгечләре Казан үзәгендәге «Черное озеро» паркында урнашкан «Сыроварня» ресторанында санитария законнарын тупас бозуларны ачыклаганнар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе хәбәр итә.
Казанда яңа уку елында укучыларны бөтенроссия олимпиадаларына әзерләү өчен шәһәр олимпиада җыелма командасы оештырылачак. Бу хакта Казанның 95 нче лицеенда узган педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә Татарстан башкаласының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Уже совсем скоро в Тюлячах пройдёт татарский фатирник «Күрше» — тёплый музыкальный вечер под открытым небом для всей семьи.
19 август көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр кылыну куркынычы янаганда гадәттән тыш хәлләрдә комплекслы сценарийлар эшләү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды.
Югары Мәтәскә авылыннан Исламова Диләрә уңган хуҗабикәләр бәйгесендә катнаша.
Хөрмәтле райондашлар, иң зур кабак үстерүчеләр кайсы җирлектә яши дип уйлыйсыз? 40 килограммнан да югарырак кабак үстерүчеләр Шәтке авылында яшиләр икән.
Сәламәтлек өчен файдалы булган волейбол уены спорт белән дус булган күп кенә кешеләр өчен мавыктыргыч шөгыльгә әверелде.