RSS Amplifier

News source

Якты юл: Новости

tukai-rt.ruSource feed ↗45 articles

Overdue Last read · last published · next check
Last read 18 hours ago, longer than this feed's 1 hour schedule.

Written by

Latest articles

Мәктәпкә барыр алдыннан балага нинди прививкалар кирәк?

Беренче сыйныфка әзерләнгәндә баланың прививкалар календарен дә тикшерергә кирәк.

Әкияти дөнья тудыручы тылсымлы куллар

Тукай төбәгендә искиткеч осталар яши. Шуларның берсе — агачтан һәм тимердән могҗизалар ясаучы Рөстәм Ясәвиев. Күптән түгел без Күзкәй авылында — аның иҗатханәсендә һәм өендә булып, чын сәнгать дөньясы белән танышып кайттык.

Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар арткан

Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк очраклары бер ел эчендә ике тапкырга арткан. Белгечләр моны инфекциянең сезонлы күтәрелеше һәм вирус йөртүче кимерүчеләр саны артуы белән бәйли.

Иҗат какшамас канат бирә: Иске Җирекледән кечкенә Тимур зур сәхнәләрне яулый

Районыбызның Иске Җирекле авылында яшәүче 9 яшьлек Тимур Катковның язмышы һәм музыкага булган мәхәббәте һәркемдә соклану уята. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул бүгенге көндә бөтенроссия һәм халыкара вокал конкурслары җиңүчесе, Мәскәү, Сочи, Калининград сәхнәләрен яулаган яшь талант.

Татарстанда яңа гаилә түләвенә 25 мең гариза кабул ителгән

1 июньнән Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ел саен бирелә торган яңа түләүне рәсмиләштерү башланды. Бүгенге көнгә Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә 25 мең гариза килгән.

Татарстанда 17 яшькә кадәрге балалар өчен бердәм пособие кемнәргә бирелә

17 яшькә кадәрге баласы булган аз керемле гаиләләр бердәм пособиегә дәгъва итә ала. Әмма түләү билгеләнсен өчен гаиләнең кереме, милке һәм башка шартлары исәпкә алына. Татарстанда пособие кемнәргә тиеш һәм аның күләме күпме — «Татар-информ» аңлата.

Татарстанда 27 августта һава температурасы +20 градуска җитәчәк

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Тукай районында матур датада 20 пар никахын рәсмиләштерде

Бүген Тукай районы ЗАГС бүлегендә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Яшь парларның игътибарын матур «көзге дата» — 26.08.2026 җәлеп иткән. Бу көнне 20 пар үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә никах белән беркетергә карар кылган. Аларның барысы да гаризаны электрон рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тапшырган.

Махсус хәрби операция ветераннары «Балкыш» лагеренда балалар белән очрашты

Ике сәгатькә якын дәвам иткән батырлык дәресендә балалар кунакларны зур кызыксыну белән тыңлады һәм күпсанлы сораулар бирде.

2027 елда БДИ биремнәрен катлауландырмаячаклар

Кравцов: 2027 елда БДИда җитди үзгәрешләр һәм катлауландырулар булмаячак

Чаллыда бер кеше 30 фатирга ия

Чаллыда узган ел ун кешенең кереме 1 миллиард сумнан артып киткән. Бу хакта шәһәрнең Федераль салым хезмәте инспекциясе җитәкчесе Диана Сәгытдинова аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.

Тукай районының сигез медицина хезмәткәре ТР Электрон Мактау тактасына кертелде

Тукай районы медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте республика күләмендә югары бәяләнде. 20 августта «Тукай үзәк район хастаханәсе»ндә һөнәри осталыклары һәм хезмәттәге казанышлары өчен сигез медицина хезмәткәренә Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы таныклыклары тапшырылды.

«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә җылы очрашу узды

Татарстан авылы китапханәсендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәгеләр өчен «Алма спасы» бәйрәменә багышланган җылы очрашу оештырылды.

ЖКХ квитанцияләрен «Дәүләт хезмәтләре» аша алырга мөмкин булачак

2027 елның 1 сентябреннән россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да алырга мөмкин булачак. Теләгән кеше кәгазь форматтагы квитанцияләрдән файдалануын дәвам итә ала.

Республикада электрон хезмәт кенәгәсен сайлаучылар арткан

Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган кешеләр саны 400 меңнән арткан. Соңгы елларда цифрлы форматка күчүчеләр саны 15 процентка үскән.

Татарстанда олимпиада призерларын әзерләгән укытучыларны бүләкләячәкләр

Татарстанда туган тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән укытучыларга 115 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү биреләчәк. Ел саен мондый премияне 13 педагог алачак.

25 августта Татарстанда яңгыр явачак һәм +27 градуска кадәр җылытачак

25 августта республикада аязучан болытлы һава торышы булыр дип фаразлана.

Яңа Бүләк мәдәният йорты 50 еллык юбилеен зур бәйрәм белән каршы алды

Күптән түгел Тукай районының Яңа Бүләк авылында мәдәният йортының 50 еллык юбилеен зур тантана белән билгеләп үттеләр. Милләтебезнең моң башкаласы һәм мәшһүр җырчы Илһам Шакировның туган туфрагы булган бу авылдагы бәйрәм концертында мәртәбәле кунаклар, Татар конгрессы вәкилләре һәм республиканың танылган артистлары катнашты.

Җырлы-моңлы, мәтрүшкәле чәйле Урам бәйрәме

Татар авылларында борынгыдан килгән һәм бүген дә популяр булган күркәм йолаларның берсе — Урам бәйрәме. Күптән түгел Биклән авылының Әхмәтшин урамында нәкъ менә шундый матур, дуслык һәм татулык мохитендә үткән зур чара оештырылды, дип хәбәр итә Лилия Сахбеева.

Калмиядә «Варенье Шоу» бәйрәме үтте

Калмия авылының мәдәният йорты бакчасында көзге сулышлы, әмма искиткеч җылы мохиттә «Варенье Шоу» дип аталган традицион кайнатма бәйрәме оештырылды. Бу хакта Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр итә.

Бикләндә «Фронт шагыйрьләре»җыентыгын тәкъдим итү булды

Биклән авылында Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Фронт шагыйрьләре» китабын тапшыру кичәсе узды. Җыентыкка сугыш ветераннары, шул исәптән авыл шагыйрьләре Рәфгәть Сарманаев һәм Ермалай Гавриловның шигырьләре кергән. Чарада шигырьләр укылды, җырлар башкарылды, китап исә шагыйрь гаиләсенә тантаналы рәвештә тапшырылды.

Кышкы табын өчен салат: помидор һәм борычтан рецепт

Кышын табынга яшелчәләрдән тәмле салат куясыгыз килсә, бу рецепт бик уңайлы. Тәкъдим ителгән продуктлардан якынча 4–5 литр салат ясарга була.

“Кыз баланы рәнҗетсәң, каргышы төшми калмас...”

«М. авылындагы Разиф абыеңны беләсең микән, инсульт булды бит аңа, урын өстендә ята, телдән дә калган», - дип сөйләп китте Наилә апа уртак танышлар турында сүз алышканда. Бу агайны күреп белмәсәм дә, аңа кагылышлы байтак кына “легендалар”ның колагыма чалынганы бар иде...

Открыткаларда җәй җылысы: «Дуслык» үзәгендә балалар өчен иҗади мастер-класс узган

Җәй — балаларның иҗади сәләтен ачар, яңа һөнәргә өйрәнер һәм күңелле мизгелләр тудырыр өчен иң кулай вакытларның берсе. Тукай районының Иске Ерыклы авылындагы «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балаларга нәкъ менә шундый мөмкинлек туды: алар өчен кызыклы иҗади мастер-класс уздырылды.

АИ-95 кыйммәтләнгән, АИ-98 арзанайган: Татарстанда ягулык бәяләре үзгәргән

Татарстанда АИ-95 бензины кыйммәтләнгән, АИ-98 һәм дизель ягулыгы бераз арзанайган. АИ-92 бәясе дә арткан, әмма үсеш 3 тиен белән генә чикләнгән.

Иман, тәрбия һәм хезмәт: Илнур хәзрәтнең Күзкәйдәге матур башлангычы

Күзкәй авылында балалар өчен мәчет каршында оештырылган җәйге «Мәрхәмәтле балалар» түгәрәге елдан-ел үзенчәлекле төсмер ала. Биредә үсеп килүче буын ислам дине нигезләрен, әхлак һәм тәрбия кагыйдәләрен өйрәнү белән генә чикләнми. Алар төрле һөнәр ияләре белән очраша, авылдагы оешмаларның эшчәнлеге белән таныша, кул эшләре белән шөгыльләнә һәм үз куллары белән төрле әйберләр ясый. Бу күркәм эшкә…

22 августта Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак

22 августта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Тукай районы егете Камил Кусаев квадроциклны самолет штурвалына алыштырган

2024 елның октябрендә Тукай районында яшәүче гади генә мәктәп укучысы Камил Кусаевның исеме республика матбугат чаралары һәм телеканалларында яңгырады. Ул вакытта бөтен республика аның олы кеше кебек кабул иткән карарын — үзенең беренче һәм яраткан квадроциклын фронттагы сугышчыларга бирүен — зур кызыксыну белән күзәтте. Ике елга якын вакыт узгач, без яшь геройның бүгенге тормышы белән…

Татарстанда яңа фатирга акча җыю өчен 9 елдан артык кирәк

Татарстанда яңа йорттан уртача фатир сатып алу өчен, кеше бөтен хезмәт хакын җыеп барса, 9,2 ел кирәк булачак. «Мир квартир» белгечләре исәпләвенчә, республика яңа төзелештә торакның арзанлыгы буенча Россия төбәкләре арасында 68 нче урында.

Санкт-Петербургта сәяхәт: шәһәрнең иң матур урыннарын барладык

Петербургны өч көндә күреп бетереп буламы? Әлбәттә, юк. Әмма маршрутны дөрес төзесәң, шәһәрнең иң матур урыннарын күреп, аның үзенчәлекле атмосферасын тоярга мөмкин. Кая бардык, күпме түләдек һәм мөстәкыйль сәяхәт иткәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк — әлеге язмада шул хакта.

Чаллыда җиде яшьлек балага зыян китергән шофер 30 мең сум түләячәк

Чаллы шәһәр суды юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән җиде яшьлек бала файдасына 30 мең сум әхлакый зыян компенсациясе түләтү турында карар чыгарган.

Берничә балага пособие алган ата-аналар түләү вакытын бер итә ала

Гаиләдә берничә балага бердәм пособие төрле срокларга билгеләнгән булса, түләүләрнең вакытын берләштерергә мөмкин. Бу хакта Россия Социаль фонды «Макс» платформасында хәбәр итте.

Бер гасырлык гомер: Круглое Поледа Хәйрлевара Ямалеева 100 яшен билгеләп үтте

Тукай районының Круглое Поле поселогында яшәүче Хәйрлевара Ямалеева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранының гомере сугыш еллары, авыр хезмәт һәм туган җир белән бәйле.

Юл штрафын 25 процент ташлама белән кайчан түләргә мөмкин

Татарстанда машина йөртүчеләрнең кайбер юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны 25 процент ташлама белән түләү мөмкинлеге бар. Моның өчен штраф турындагы карар үз көченә кергән көннән башлап 30 көн эчендә акча кертергә кирәк.

Татарстанда 21 августта 25 градуска кадәр җылыта, яшенле яңгыр көтелә

Бүген, 21 августта республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Айрат Гыйлаевның җиңү серләре һәм көрәш фәлсәфәсе

Данлыклы көрәшче, Муса Җәлил турнирының 12 тапкыр җиңүчесе һәм 10 тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы Айрат Гыйлаев «Күңел» радиосы кунагы булды. Тукай районы Ташкичү авылы татар дөньясына тагын бер батыр бүләк иткән. Чын милли җанлы спортчы белән бүгенге көрәш дөньясы, хөкемдарлык гаделлеге һәм аның батырлык тамырлары турында эчкерсез әңгәмә дөнья күрде.

Очыш тоткарланса: авиапассажирларның төп хокуклары

2026 елның 1 мартыннан пассажирлар әгәр рейс күрсәтелгән вакыттан 30 минуттан артыкка кичектерелсә яки самолет бөтенләй очмаса, билетнең тулы бәясен кайтару мөмкинлегенә ия. Бу карар хәтта «кайтарылмый торган» тариф буенча сатып алынган билетка да кагыла.

«Без Белмәмешне коткарабыз!»: «Миләшкәй»дә балалар күңел ачты

«Миләшкәй» балалар бакчасында «Без Белмәмешне коткарабыз!» («Спасем Незнайку») дип аталган спорт‑күңел ачу чарасы үтте. Ул җәйге сәламәтләндерү планының истә калырлык өлеше булды.

Интернеттан машина алырга уйлаган ир-ат акчасыннан колак каккан

Түбән Камада бер ир-ат интернет аша автомобиль сатып алырга уйлаган һәм мошенникларга 1 миллион 200 мең сумнан артык акча күчергән.

Беренче тапкыр беренче сыйныфка: райондашларыбыз яңа уку елына ничек әзерләнә?

1нче сентябрь якынлаша. Бу көн һәркем өчен дулкынландыргыч, әмма беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ул аеруча җаваплы чор. Гаиләләр уку елына әзерме, мәктәп кирәк-яраклары алынганмы? Бу сораулар белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Татарстанда ОСАГО өчен түләүнең яртысын кайтаралар

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре ОСАГО полисын рәсмиләштерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен компенсация рәвешендә кайтара ала. Ташлама транспорт чарасы медицина күрсәткечләре буенча кирәк булган очракта бирелә.

Татарстанда көндез һава +29 градуска кадәр җылыначак

Синоптиклар фаразы буенча, 20 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Тукай районында исерек шофер катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

18 августта Чаллы — Зәй — Круглое Поле — Бәтке автомобиль юлының 3нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Чаллыда йөк машинасын иң яхшы йөртүчегә «Москвич» биреләчәк

Чаллыда йөк машиналары йөртүчеләре арасында бөтенроссия һөнәри бәйгесе узачак. «Йөк машинасын иң яхшы йөртүче» конкурсында катнашучылар С һәм СЕ категорияләрендә үз осталыкларын сынаячак.

Айгөл Шабакаева: «Ветераннар үзләрен ялгыз итеп сизмәскә тиеш»

Һәр рәсмиләштерелгән документ, һәр медицина реабилитациясе яки махсус хәрби операция ветераннарының спорттагы җиңүе артында аларга сүз һәм эш белән ярдәм итүче кешеләрнең зур хезмәте тора. Тукай районында Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтү системасы ничек оештырылган? Бу хакта без Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының…