News source
Блог сайта ««Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы» Блог сайта
Subscribe: .rss .atom .json .md
Overdue Last read 7 hours ago · last published 7 hours ago · next check scheduled Last read 7 hours ago, longer than this feed's 1 hour schedule.
native-yes телеграм (telegram), социальная сеть респ. татарстан [169363] татар информи брикс (brics), международнная группа г. оренбург [968139] город оренбург г.о. [95246335] камаз оренбургская обл. [976397] алсу газманова беляев г. ульяновск [1325680] Latest articles Композитор Роза Мөхетдинова Җәүдәт Сөләйман шигырьләренә иҗат иткән «Тамырлар» кантатасы «Казан – Ислам дөньясының музыка башкаласы» халыкара фестиваленең беренче концертында яңгырады. Ачылыш Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында узды. Кантатаны оркестр өчен фестивальнең сәнгать җитәкчесе, музыкаль җитәкчесе һәм дирижёры Рөстәм Абязов эшкәрткән. Әсәр татар халкы тарихына багышланган. Аны…
Aug 27, 2026
Татарстанда наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне күбесенчә 18-24 яшьлекләр кыла. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция полковнигы Павел Фоминых Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте. «Наркотиклар белән бәйле җинаять кылучыларның иң зур өлешен 18–24 яшьлекләр тәшкил итә, якынча 20 процент…
Aug 27, 2026
Татарстан белән Иран арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше ике тапкырдан күбрәк арткан. Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татарстан – Иран» түгәрәк өстәлендә шулай дип белдерде. Министр сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте җиткерде. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Анда республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия…
Aug 27, 2026
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы көненә, Россия халыклары бердәмлеге елына һәм ТРда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Яшь йөрәктәге мирас» уникаль күргәзмәсе ачылды. Бу Татарстан Халыклар дуслыгы йортының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә. Экспозициядә яшь рәссамнарның эшләре урнашкан. Эшләрдә Казанның ике чордагы тормышы күрсәтелгән.…
Aug 27, 2026
Оренбургта «Көнчыгыш & Көнбатыш. Классика һәм Авангард» кинофестивале кысаларында «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм Герой» дип аталган тулы метражлы документаль фильм күрсәтелде. Бу хакта Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте. Картина күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең язмышына багышланган. Проектны режиссёрлар Алексей Егорычев һәм Наталья Панкратова әзерләгән. Эш…
Aug 27, 2026
Яшел Үзәндә «Әл-Әнгам» мәчете ачылды. Яшел Үзән районында яңа мәчет 50 нче булды. 638 кв. метр мәйданлы ике катлы бина шәһәргә керү юлында урнашкан һәм 400 кешегә исәпләнгән. Беренче ташны салу тантанасы 2022 елда булды. Төзелешнең инициаторы – Яшел Үзән кешесе, шәхси эшмәкәр һәм меценат Әнвәр Миңнуллин . Ике катлы бинаны төзү буенча төп төзелеш эшләрен бер ел һәм ике айда төгәлләп булды. Соңрак…
Aug 27, 2026
1 сентябрьдән Россиядә дәресләрдә телефоннар куллануны тыю кертеләчәк. Шул ук вакытта приказ искәрмәләрне күз алдында тота. Укучылар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда, шулай ук башка ашыгыч хәлләрдә дәресләр вакытында кәрәзле телефоннардан файдаланырга рөхсәт ителәчәк. Гаилә психологы Анастасия Кардиакос «Радио 1» белән сөйләшүдә яңа…
Aug 27, 2026
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү турында сөйләде. Бу хакта ул үзенең Макстагы каналында язган. «Ел саен Кремльдә республиканың иң яхшы гаиләләрен – күп балалы ата-аналарны, дистә еллар буе кулга-кул тотынышып яшәүче ир белән хатынны, уллары бүген Ватаныбыз чикләрен батырларча саклаган гаиләләрне кабул итү зур хөрмәт», - дип язды…
Aug 27, 2026
26 августта Барнаул шәһәренең Тимер юл районы администрациясендә Барнаул шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе коллективын бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Оешма «Мактау грамотасы» белән бүләкләнде һәм шәһәрнең Мактау тактасына кертелде. Бу – җирле татарларның шәһәрдә милли мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга керткән өлешләрен…
Aug 27, 2026
Ел башыннан бирле Әлмәттә MAX мессенджеры аша 600дән артык телемедицина консультациясе уздырылды. Бу хакта «Татар-информ» га Әлмәт үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Телемедицина консультацияләре – ул көндезге кабул итүне алыштыру түгел, ә уңайлы өстәмә корал. Алар табибка пациент белән элемтәдә калырга һәм сәламәтлектәге үзгәрешләргә оператив җавап бирергә ярдәм итә», -…
Aug 27, 2026
Арчаның Җиңү паркы янәшәсендә урнашкан төп сәүдә мәйданында мәктәп ярминкәсе һәм чәчәкләр фестивале оештырылды. Алар белән район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та танышты, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре» газетасы. Мәктәп коллективлары ярминкәгә үз куллары белән үстергән мул уңышны алып килгән. Сәүдә рәтләрендә яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм хуш исле үләннәр урын алган иде. Аларны балалар, укытучылар һәм…
Aug 22, 2026
Әгерҗе районы тарихы музее яңа туристик маршртулар әзерли. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза. Аның чираттагысы «Мариларга кунакка» дип аталачак. Музей хезмәткәрләре туристларга районда яшәүче мари халкының традиция-йолаларын, күренекле кешеләрен, оста кулларны тәкъдим итү буенча эш алып баралар. Читайте нас: Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru ВК - https://vk.com/tatarinform Телеграм -…
Aug 22, 2026
Кичә башкалада Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында, ТР Вәкаләтле вәкиллеге берьюлы иҗади өч дәрес оештырды. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә осталар теләге булган һәркемне традицион һөнәрләрчелек серләре белән таныштырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мондый интерактив форматлар кунакларга яңа күнекмәләр үзләштереп кенә калмыйча, Идел буе…
Aug 22, 2026
«Бердәм Россия» партиясе үзенең «Халык программасы»н сайлаучылар теләк-таләпләре нигезендә төзи һәм ул һәр пунктның үтәлеше өчен җавап бирергә тиеш. Бу хакта партиянең Бөтенроссия съездында Россия Президенты Владимир Путин белдерде. «Халык программасы» - зур һәм җентекле эш нәтиҗәсе. Ул кешеләр белән аларның инициативалары һәм тәкъдимнәре нигезендә диалогта әзерләнгән. Аның төп критерийлары –…
Aug 22, 2026
Татарстан башкаласында Ферма-2 торак массивындагы юлның кайбер участокларында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнелә. Сәбәбе – Рауис Гәрәев урамындагы торак йорт өчен җылылык үткәргеч торбаларын салу эшләре. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Башкарма комитет карары нигезендә, 24 августтан 20 октябрьгә кадәр Ферма-2 торак массивында, 59/2, 63, 76, 79 нчы номерлы биналар районында…
Aug 22, 2026
25 август көнне 18.30 сәгатьтә Казансу буенда урнашкан амфитеатрда (Милли китапханә янында) Казан мэриясе тарафыннан оештырылып килүче «Җырлы сишәмбе»нең бу җәйдә соңгы чарасы узачак. Махсус кунак – композитор, автор-башкаручы Рәсим Фасыйхов. «Гитара һәм баянга кушылып, татар халкының популяр җырларын, төрле чорга караган хитларын җырлыйсыгыз килсә, чарага рәхим итегез!» – диелә хәбәрдә. Чараның…
Aug 22, 2026
24-26 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак. Бәйге быел 27нче тапкыр уздырыла. Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Турнирда 2010-2012 нче елгы яшүсмерләр – 36 кг, 40 кг, 43 кг, 46 кг, 50…
Aug 22, 2026
Россиянең төп мәчетендәге Ислам музее Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең чәч бөртеген экспонат буларак карарга тәкъдим итә. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ислам тарихы һәм мөселманнары өчен кадерле ядкәрне Мәскәү Җәмигъ мәчетенә 2015 елда Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров бүләк иткән иде. Чәч бөртеге махсус пыяла…
Aug 22, 2026
23 августта төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә. «Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Ашыгыч хәлләрдә 112 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Читайте нас: Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru ВК -…
Aug 22, 2026
2026 елның 1 сентябреннән Россиядә медицина белешмәләрен бирү тәртибе яңартылачак. Бу хакта РИА Новости РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына сылтама белән хәбәр итә. Хәзер белешмәгә пациентның меддокументациясеннән мәгълүмат кертәчәкләр. Документта көчәйтелгән квалификацияле цифрлы имза һәм медицина оешмасы мөһере кулланылачак. Белешмәгә табибның мөһере, аның имзасы белән рәсмиләштерелгән…
Aug 22, 2026
18 август көнне Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында «Самовар янында кунакта» дип исемләнгән матур чара узган. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы хәбәр итә. «Чара барышында самовар тарихы, чәй эчү традицияләре турында сөйләштек, җылы аралаштык һәм күңелле мизгелләр белән бүлештек. Самоварлы табын — ул бары тик чәй генә түгел, ә гаилә җылысы, кунакчыллык һәм күңелләрне берләштерүче матур традиция», -…
Aug 21, 2026
Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Түбән Новгород татарлары турында этнографик язмалар: замандашлар күзлегеннән портрет» китабының презентациясе узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итте. Презентациядә бу тема белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Түбән Новгород татарлары генеалогиясе» төркеменең администраторларының берсе Руслан Әхмәтдинов чыгыш ясаган. Җыентыкта сәяхәтчеләр,…
Aug 21, 2026
Татарстанда 2026 елның июлендә торак кредитларын кулланып 6 174 килешү теркәлгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 30,1 процентка күбрәк, ул вакытта күрсәткеч 4 744 килешү тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны Росреестрның ТР буенча идарәсе китерә. Төп үсеш Казаннан читкә туры килә. Биредә ипотека килешүләре саны 2 807дән 3 861гә, ягъни 37,5 процентка арткан. Казанда күрсәткеч 1 937дән 2 313 килешүгә…
Aug 21, 2026
26 августтан 6 сентябрьгә кадәр Казанда беренче тапкыр «Казан – ислам дөньясының музыка башкаласы» халыкара фестивале уза. Аның программасына Татарстан һәм Көнчыгыш илләре композиторлары әсәрләре белән өч концерт керәчәк. Аларга алдан теркәлү буенча бушлай керергә мөмкин булачак. Фестиваль идеясенең авторы – La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов –…
Aug 21, 2026
Татарстанда машина йөртүче йоклап китү аркасында, автомобиль кюветка төшеп киткән һәм авто пассажиры һәлак булган. ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Алексеевск Әлмәт юлының 87 нче километрында булган. GWM Tank 500 йөртүчесе йокыга киткән һәм зур тизлектә кюветка төшкән. Автомобиль юл кырыена төшеп ауган. Пассажир утыргычында утырган 67 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, йөртүче…
Aug 21, 2026
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов сүзләренчә, Алтын Урда мирасын өйрәнү бүгенге көндә халыкара дәрәҗәдәге геосәяси һәм идеологик мәсьәләгә әверелеп бара. Айнур Тимерханов билгеләп үткәнчә, Алтын Урда, иң беренче чиратта, татар халкының тарихи мирасы, әмма бүгенге көндә бу мираска башка илләр дә дәгъва кыла. «Казахстан Алтын Урда мирасын, асылда, үзендә милли идеология…
Aug 21, 2026
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын шәһәрнең 400 еллыгы, Ә КАМАЗ коллективын беренче автомобиль чыгарулыгың 50 еллыгы белән котлады. Бу хакта ул үзенең МАКСтагы каналында язган. Миңнеханов ветераннар белән очрашуга аерым игътибар бирде, аларга күпьеллык хезмәтләре һәм Камадагы шәһәр үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «КАМАЗ» заводы Чаллының яңа тарихында бик мөһим роль…
Aug 21, 2026
2027 елда изге Рамазан ае 8 февральдә башлана. Бу киләсе елга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман бәйрәмнәре календареннән күренә. 2027 елда ураза 29 көн дәвам итәчәк, уразаның соңгы көне 8 март булачак. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашаудан, эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тора. Читайте нас: Дзен -…
Aug 21, 2026
«Арча читекләре» этно-фестивале өченче тапкыр үткәрелә. Бүген Арча Үзәк стадионында Республикакүләм «Арча читекләре» этно-фестивале узды. Фестиваль үзенең башлангычын Кылачы авылында ала, 2024 елда ул район күләмендә генә үткәрелсә, быел республика күләмендә узды. Фестивальнең Кылачы авылыннан башланып китүе юкка түгел, тарихы шул якка барып тоташа. Кылачы авылы – милли аяк киемнәре берләшмәсенең…
Aug 21, 2026
19-22 август көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов эш сәфәре белән Беларусь Республикасында. Минск шәһәренә алар «Халыкара аренада мәдәниятара хезмәттәшлекне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту механизмнары» дип исемләнгән халыкара форумда катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген әлеге форум…
Aug 21, 2026
Новосибирск дәүләт өлкә фәнни китапханәсендә «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» дип аталган күргәзмә ишекләрен ачкан. Бу хакта Новосибирск өлкәсе «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итте. Экспозиция татар халкының үзенчәлекле көнкүреше, бай бәйрәм мәдәнияте һәм милли рухы белән таныштыра. Күргәзмә тамашачыга иҗатның төрле буыннарын күрсәтүе белән дә кызыклы: биредә үз эшенең осталары булган…
Aug 21, 2026
Иртәгә, 22 августта, Аккош күле янындагы мәйданда «Зур пикник» узачак. Яңа проект өч танылган вакыйганы – «Аккош күлендә гастрофест», «Тәмле Казан» чараларын һәм «Open Space Market» ачык ярминкәсен берләштерә. Кунакларны музыкаль программа, төрле сый-хөрмәтләр һәм спорт уеннары көтә. Чараның хедлайнерлары итеп «Леприконсы» һәм «Винтаж» төркемнәре билгеләнгән. Бу хакта Казан мэрияясе матбугат…
Aug 21, 2026
16-19 август көннәрендә Казанда узган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумына 37 илдән һәм Россиянең 68 төбәгеннән 10 меңнән артык катнашучы җыелды. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте. Форумда 393 спикер катнашында 67 эшлекле сессия узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар 44 килешү төзеде. Казанга Кытайдан сигез рәсми делегация килде. Катнашучылар арасында шулай…
Aug 21, 2026
19 август көнне Аксубай район үзәгендә зур тантаналы бәйрәм булды. Татар әдәбиятының классигы, халык язучысы Хәсән Туфанга һәйкәл ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада язучының якташлары, әдәбият сөючеләр, иҗат әһелләре, мәктәп укучылары, шагыйрьнең иҗатын яратучылар катнашты. Кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов , мәдәният министры…
Aug 21, 2026
Екатеринбургта Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Веер Молл» сәүдә үзәгендә Татар мәдәнияте фестивале узачак. Чара 6 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә башланачак һәм татар мәдәнияте вәкилләрен, шулай ук илебезнең күпмилләтле мирасы белән танышырга теләүчеләрне җыячак. Бу хакта Татарстан Республикасынын Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте. Фестиваль Татарстан Республикасы дәүләт…
Aug 21, 2026
Бүген, 21 августта, мөбарәк җомга көнендә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Минскиның Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәрде. Билгеле булганча, Камил хәзрәт Беларусь Республикасына кичә Беларусь Республикасы мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович чакыруы буенча килде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Камил хәзрәт вәгазендә мәхәллә кешеләренә…
Aug 21, 2026
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов сүзләренчә, Болгар һәм Биләр шәһәрләрендә өйрәнелмәгән территорияләр бик күп. «Эзләнүләр, тикшеренүләр ел саен 200дән артык археологик объектта алып барыла. Бу, иң беренче чиратта, Татарстандагы Болгар һәм Биләр шәһәрлекләре. Сүз уңаеннан, Болгар белән Биләрнең якынча 3 проценты гына казып өйрәнелгән, ягъни…
Aug 21, 2026
Түбән Камада DL-метионин азык аминокислотасы җитештерү буенча Россиядә беренче завод төзелешенә старт бирделәр. Предприятие «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасы мәйданчыгында пәйда булачак, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов , РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев , Eppen компаниясен гамәлгә куючы Йен Сяопин һәм Түбән Кама районы башлыгы…
Aug 21, 2026
Татарстан Фәннәр академиясенең «Tatarica 2.0» ике телле онлайн-энциклопедиясе популярлык казана. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов журналистлар өчен оештырылган семинарда хәбәр итте. «Бүген ике телдәге «Tatarica 2.0» онлайн-энциклопедия проекты гамәлгә ашырыла. Ул мультимедиа материаллары белән баетылган, татар һәм рус телләрендәге 28…
Aug 21, 2026
Тел һәм җәмгыять үзгәреше сәбәпле, татар телендәге фундаменталь аңлатмалы сүзлекләр даими яңартылып торуны таләп итә. Бу фикерне ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов журналистлар өчен оештырылган семинарда әйтте. «Мондый хезмәтләр һәр 30–40 ел саен эшләнеп, бастырылып торырга тиеш, чөнки 1977–1981 елларда басылган аңлатмалы 3 томлык сүзлек белән…
Aug 21, 2026
Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре вакытында 59 нчы «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясендә булдылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар мәктәпне карадылар һәм аның белем бирү концепциясе белән таныштылар, шулай ук ашханәдә, актлар залында һәм бассейнда тудырылган шартларны бәяләделәр. Гимназия китапханәсендә Собянин һәм Миңнеханов…
Aug 20, 2026
Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстанга эш визиты вакытында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Яр Чаллыдагы «КАМАЗ» автомобиль заводында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов һәм Собянин төп җыю конвейерын карадылар һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралаштылар. Заводның куәте елына 60 меңгә якын автомобиль чыгарырга мөмкинлек бирә. 2026 елда предприятие 50 еллыгын…
Aug 20, 2026
Россиянең Төркиядәге Сәүдә вәкиле, Казанда туып үскән Айдар Гашыйгуллин Россиянең Кыргызстандагы сәүдә вәкиле итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны Россия премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бер үк вакытта Гашыйгуллин Россиянең Төркиядәге Сәүдә вәкиле вазифасыннан азат ителде. Бу постта аны моңа кадәр Кыргызстанда РФ вәкиле булган Айнур Саманов алыштырачак. Шул рәвешле, ике илнең сәүдә вәкилләре…
Aug 20, 2026
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Казан чиксез» циклыннан «Казанның гастрономик елъязмасы» дип аталган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов чыгыш ясап, шәһәрнең җәмәгать туклануы тармагы тарихы һәм аның халыкара бәйгеләрдә, форумнардагы роле турында сөйләде. «Без халыкара кулинария турнирларында чыгыш ясаганда, һәрвакыт 1980…
Aug 20, 2026
Татарстанның Милли музеенда «Казан чиксез» циклыннан «Казанның гастрономик елъязмасы» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул шәһәрнең җәмәгать туклануы буенча күпгасырлык тарихны берләштерә. Күргәзмә ачылышында ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов проектның әһәмияте һәм аны булдыруга өлеш кертүчеләр турында сөйләде. Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров «Бу күргәзмә – ашамлыклар, аларны…
Aug 20, 2026
Казанда Яшь башкаручыларның «Яңа дулкын – 2026» халыкара популяр музыка конкурсы тантаналы рәвештә ачылды. Фестивальнең төп музыкаль мәйданчыгы – 2 800 тамашачыга исәпләнгән New Wave Hall ябык концерт залы беренче йөзләгән кунакны кабул итте. Музыкаль марафон 20 августтан 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел төп бүләк – «Бәллүр дулкын» статуэткасы һәм 9 000 000 сумлык приз фонды өчен дөньяның дүрт…
Aug 20, 2026
Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тууына багышланган Мәүлидне бәйрәм итәргә тиеш. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин хәбәр итте. «Мәүлид үзеннән-үзе максат түгел. Максаты – Аллаһ илчесенең бу дөньяга килүенә шатлык белдерү. Ә шатлык шәригать күзлегеннән законлаштырылган гамәл генә түгел, ә һәр мөселманга йөкләнгән гамәл», – дип язган мөфти үзенең Макстагы…
Aug 20, 2026
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында өч спектакль тәкъдим итәчәк. Барлык тамашалар да — бушлай. Куелышлар төрле жанрларны һәм темаларны үз эченә ала: сугыш еллары турындагы тетрәндергеч драмадан алып музыкаль комедиягә кадәр. Тамашачыларны ике мәйданчыкта көтәләр: М. Бибишев исемендәге паркта һәм Азатлык мәйданында. 19 августта М.…
Aug 20, 2026
«Яңа дулкын» музыка бәйгесе узган вакытта – 20–26 август көннәрендә Казанда тамашачылар өчен бушлай шаттллар эше оештырыла. Кичке чыгышлар тәмамланганнан соң «Ак Барс Арена» стадионыннан дүрт автобус маршруты йөри башлый.Пассажирлар әлеге төр транспортка Чистай урамындагы «Ак Барс Арена» «футбол стадионы» тукталыш пунктында утыра ала. Автобуслар 21:30 сәгатьтән йөри башлый һәм халык тулган саен…
Aug 20, 2026
23 августта Оренбургта XIX Халыкара «Көнчыгыш & Көнбатыш. Классика һәм Авангард» кинофестивале кысаларында Муса Җәлил турындагы документаль фильм күрсәтеләчәк. Документаль фильмны аның идея авторы һәм фәнни киңәшчесе Игорь Храмов тәкъдим итәчәк. Керү ирекле, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. Документаль фильм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төшерелгән. Тасманы төшерү эшләре 6…
Aug 20, 2026
← Prev ✦ Random Next → Visit ↗ Feed Kagi ↗