News source
Сююмбике: Новости
Subscribe:.rss.atom.json.md
Overdue Last read · last published · next check
Last read 13 hours ago, longer than this feed's 2 hours schedule.
Latest articles
«Мин урын-җирне кайчан алыштырам?» дигән сорауны үзегезгә биреп карагыз әле. Ул пычрангач? Әллә чисталык исе югалгачмы? Яки соңгы тапкыр алыштырганга айдан артык вакыт узганы исегезгә төшкәч кенәме?
Һәр уңышлы узган операциядән соң яшь хирург Илмаз этләр приютына килеп, карт эт янында сүзсез генә утыра. Бу гадәтен инде бөтен хезмәттәшләре белә, әмма аның сәбәбен беркем дә аңламый иде.
Күпме генә сузсаң да, бу яңалыкны җиткерергә кирәк иде. Хатын, ниһаять, тәвәккәлләде. – Миңа берәр ай әнидә яшәп торырга туры киләчәк, – диде Тәнзилә иренә. – Операциядән соң аны берүзен генә алдырып булмый әлегә... Чәй дә куеп эчә алмый бит... – Ярый.
Каһвә – һичшиксез, дөньядагы иң популяр эчемлекләрнең берсе. Аны миллиардлаган кеше яратып һәм даими эчкәнгә күрә, без аның турында барысын да беләбез кебек. Әмма чынлыкта алай түгел.
14 яшьлек кызыбызның холкы бик авыр. Бер сүзне дә тыңламый, каршы әйтә, өйдә бер эшкә дә булышмый. Яшүсмерлек чорында шулай авыр булганын аңлыйбыз, ләкин бу кадәр үк кыен булыр дип уйламаган идек.
Сезон инде узган, үсәсе яшелчәләр үскән, җыясы гына калды, дип уйласагыз, ялгышасыз. Кайсыбер үсемлекләрне әле кышка әзерлисе, җирне ашлыйсы, быел утырткан яшелчәләрнең өлгерүен тизләтәсе... Кыскасы, август ахырында да бакчада эшләр күп әле. Шуларны берәм-берәм карап үтәрбез.
Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...
Повестьән өзек
Офистагы әдәп кагыйдәләре ышаныч тудырырга, үзара аңлашып яшәргә ярдәм итә, ул хезмәттәшләрегезгә ихтирам билгесе дә. Әлеге кагыйдәләр сөйләшүгә, тышкы кыяфәткә, өстәлне тәртиптә тотуга һәм хат алышуга кагыла. Исегездә тотыгыз: һәр коллективның язылмаган кануннары бар, бу тәртипләрне саклау – сезнең бурыч. Этикет буенча эксперт Айсылу ГАРИПОВАдан киңәшләр.
«Сезгә аборт ясатырга кирәк!» Балачакта кичергән яман шеш авыруын сылтау итеп, табиблар консилиумы аңа шулай дип әйтә. Ләкин 16 ел буе коляскада утырган Гүзәл ЛАТЫЙПОВАга бу сүзләр мәгънәсез булып тоела. Ул бу бәхеткә урау, сикәлтәле юллар аша килде. Аның баш тартырга хокукы юк. Баладан баш тартып буламы ул?! Хәтта сәламәтлегең куркыныч астында булса да... Инде күпме сулар акса да, үзенең дә…
Бүген композитор, җырчы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рәшит Абдуллинның туган көне. Аның «Төсле җыр», «Әллә нигә сине яратам», «Егерме миллион» кебек җырларын белмәгән татар юктыр. Исән булса, аңа әле нибары 75 яшь тулар иде...
Сезнең кайчан да булса: «Мин бу кешене чыннан да яратаммы, әллә аңа бик нык бәйләнгәнмен генәме?» – дип уйланганыгыз бармы? Бу ике хис тә бик көчле булырга мөмкин, әмма алар һәрвакыт чын мәхәббәтне аңлатмый.
23 августта Казанда Композиторлар берлегендә «Балалар балаларга ярдәм итә» хәйрия концерты булачак. Чарада җыелган акчал Анжела Вавилова исемендәге хосписка тапшыралачак.
«Сөембикә» журналына язылучылар арасында бүләк уйнату – редакциябезнең бер матур традициясенә әйләнде инде ул.
Август һәм сентябрьдә туфракны авырулардан һәм корткычлардан арындыру өчен нәрсә чәчәргә?
4 февраль – Яман шешкә каршы бөтендөнья көрәш көне. Медицина елдан-ел көчлерәк, нәтиҗәлерәк булса да, кызганыч, яман шеш белән авыручылар саны әлегә кимеми.
Сап-сары шар сыман чәчәкләре белән бераз гына мимозаны хәтерләткән бу дару үләне комлы, ташлы, кояшлы урыннарны ярата. Безнең якларда да үсә ул. Яфраклары көмешсыман аксыл яшькелт, йонлач. Ә сары яки кызгылт сары чәчәкләре сабак очларына җыела. Июльдән сентябрьгә кадәр чәчәк ата.
Сессия «Татмедиа»ның Россия һәм Кытай массакүләм мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак медиапроектлар булдыру юнәлешендәге эшенең бер өлеше булды.
Никах укытып яши башладык. Беренче айларда барысы да шулай матур барды. Бер-беребезгә яңа гына өйләнешкән кешеләр түгел, ә күптән бергә яшәгәндәй якын идек. Һәр көннең үз яме, һәр сүзнең үз җылысы бар иде.
Сәламәт арка — авыртусыз арка гына түгел, ә ирекле хәрәкәтләнергә, эшләргә һәм актив яшәргә мөмкинлек биргән арка. Шуңа күрә бил авыртуын игътибарсыз калдырырга ярамый: иң мөһиме — аның сәбәбен вакытында ачыклау.