RSS Amplifier

Blog

САРМАН: Новости

sarman-rt.ruSource feed ↗39 posts

Overdue Last read · last published · next check
Last read 22 hours ago, longer than this feed's 1 hour schedule.

Written by

Latest posts

Татарстанда законсыз чүплекләрне һәм канун бозучыларны дроннар ярдәмендә ачыклыйлар

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы табигатьне саклау өлкәсендә заманча технологияләрне актив куллана. Экологик контрольдә пилотсыз аппаратларны файдалану турында ведомство башлыгы Азат Зиганшин сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Роспотребнадзор талпан кадалудан ничек сакланырга кирәклеген искә төшерде

Татарстанда талпан инфекцияләре сезоны дәвам итә. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» МА үткәргән матбугат конференциясендә халыкка саклану чараларын искә төшерде.

Сезон башыннан 3 татарстанлы талпан энцефалиты эләктергән

Сезон башланганнан бирле Татарстанда талпан энцефалитының 3 һәм талпан боррелиозының 23 очрагы теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

1 сентябрьдән эш бирүчеләр яшь әниләргә сынау срогы куя алмаячак

1 сентябрьдән эш бирүчеләр өч яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогы билгеләргә хокуксыз булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгында басылган Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина белдерүенә таянып, «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Саклаубашның йөзьяшәре вафат

Кичә районыбызның гасыр чиген узган озын гомерле ветераннарының берсе – Саклаубаш авылында яшәгән Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызы бакыйлыкка күчкән.

Рус теле һәм җәмгыять белеме буенча ОГЭда үзгәрешләр бар

Рособрнадзор 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм җәмгыять белеме буенча төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) структурасын һәм бәяләү тәртибен үзгәртте, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Районның кечкенә җәяүлеләренә юл йөрү кагыйдәләрен еш искәртеп торырга кирәк

Яңа уку елы башланыр алдыннан без район ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев белән әңгәмә кордык.

Татарстанда әтиләр декрет ялына 12,5 процентка ешрак чыга башлады

Ел башыннан Татарстанда 1,5 меңгә якын әти декрет ялын рәсмиләштергән.

Сарманлылар «Ура, авылга!» проектының финалында югары бәя алды

24 августта Казан янындагы «Идел» яшьләр үзәгендә «Ура, авылга!» проектының йомгаклау слеты узды. Чарада Татарстанның 17 муниципаль районыннан җәй дәвамында урыннарда төрле инициативалар тормышка ашырган командалар катнашты.

РКБ табибы көненә 10 мең адым ясау турындагы уйдырманы кире какты

Көненә 8–10 мең адым ясарга кирәк дигән киң таралган кагыйдәнең медицина ягыннан нигезе юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 2нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов белдерде.

“Догалы йорт” календарен якыннарыгызга да бүләк итә аласыз

***

Сабир абый белән Сәрия апа алтын юбилейларын билгеләп үтәләр

Сарман авылында яшәүче Мөхәммәтсабир һәм Сәрия Зариповларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булган.

Татарстанда БДИда 100 балл җыйган укучыларга 35 мең сумга кадәр түләнәчәк

Татарстанда 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) максималь балл җыйган чыгарылыш сыныф укучыларына бертапкыр бирелә торган акчалата премияләр тапшырылачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 6,78 миллион сум акча бүленде. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Сарманның «Жасмин» бию коллективы Биләр форумында катнашты

Биләрдә «Сәләт» форумының XV Халыкара яшьләр белем бирү сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» тәмамланды. Әлеге масштаблы чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын актив укучыны берләштерде. Зур форумда Сарман районыннан Раилә Миңнехуҗина җитәкчелегендәге «Жасмин» үрнәк бию коллективы укучылары да уңышлы катнашты.

25 августта Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Сишәмбе, 25 августта, Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кайбер урыннарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.

Республиканың иң яхшы муниципаль хезмәткәрләре арасында безнекеләр дә бар

Кичә Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстанда начар һава торышы сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда яшәүчеләрне һава шартлары начараю турында кисәтәләр.

Искекәшерлеләр асфальтлы булдылар

“ТР автомобиль юлларына, торак пунктларның урамнарына капиталь төзекләндерү” республика программасы нигезендә Иске Кәшер авылының Комсомол урамына асфальт түшәлде.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Бүген район Советы утырышлар залында районның террорчылыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Балтач районында сирәк очрый торган сары корташарлар күренгән

Балтач районындагы «Балтач» тыюлыгы территориясендә берьюлы 14 сары корташар (золотистая щурка) теркәлгән. Бу сирәк очрый торган кошлар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Районның ДОСААФ базасында узган бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауда яңа формат булды

Югары тизлек һәм зур мөмкинлекләр заманында яшибез. Ашыгабыз, чабабыз, йөгерәбез. Көн саен без йөзләгән транспорт чарасы белән очрашабыз. Соңга калудан куркып, машинага утырабыз, велосипедта, мопедта я башкасында җилдерәбез

Иске Минзәләбаш мәктәбен 55 ел элек тәмамлаганнар очраштылар

Һәркемнең хәтер сандыгы бик күп истәлекләр саклый. Аларның һәркайсы күңелгә якын, кадерле. Балачак, үсмер чакныкылар — аеруча. Шуңа да, туганнар, сабакташлар белән очрашканда, сөйләшер сүзләр искиткеч күп була, вакытның үткәне дә, таң атканы да сизелми.

Гыйниятуллиннарның волонтерлар сафына кушылуларына өч елдан артып киткән

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга волонтерлар ярдәме – халык бердәмлегенең тере чагылышы, һәм ул армиягә булышлык күрсәтүнең мөһим бер өлеше булып тора. Әлеге хәрәкәт төрле яшьтәгеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Алар изге эшкә кемнеңдер чакыруы буенча түгел, ә йөрәк кушуы буенча булышлык күрсәтәләр. Җәлил поселогында яшәүче «Ярдәм янәшә» волонтерлык төркеменең иң актив әгъзалары…

Татарстанда 9,5 меңнән артык гаилә ана капиталның калган өлешен алды

Әлеге ярдәм чарасы гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанның 9,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталның 10 мең сумга кадәрге калган өлешен алды.

2027 елда Рамазан ае кайчан башлана

2027 елда мөбарәк Рамазан ае февраль башында башлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Сарманлылар Россия флагы көнен билгеләп үтәләр

Иртәгә – 22 август көнне илебез халкы Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан бүген район үзәгендәге Әнвәр Залаков исемендәге паркта тантаналы чара үткәрелде.

Чираттагы бишкөнлек алдынгылары хөрмәтләнде

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чираттагы биш көн нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган кыр батырларына акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Татарстанлыларга нинди штрафлар өчен 25 процент ташлама бирелми

Татарстанда машина йөртүчеләр, штраф билгеләнгәннән соң 30 көн эчендә түләсәләр, ЮХИДИ штрафларын 25 процент ташлама белән түли ала. Ләкин кайбер җитди кагыйдә бозулар өчен мондый ташлама каралмаган, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Татарстанлыларны 21 августта яшен һәм көчле җил турында кисәтәләр

21 августта, җомга көнне, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА республика Гидрометүзәгенә сылтама белән.

Мәгариф хезмәткәрләре узган елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Ул быел «Бүгенге стратегик өстенлекләр – киләчәкнең нигезе» дигән темага багышланды.

Бүген 70 балага мәктәп портфельләре тапшырылды

Республикада, шул исәптән районда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе бара.

Татарстанда торыксыз һава торышы һәм яңгырлар саклана

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, киләсе тәүлектә, 21 августта, республикада торыксыз һава торышы саклана.

Татарстанда һава шартлары кискен начарлану сәбәпле кисәтү игълан ителде

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә һава шартларының кискен начарлануы көтелә.

Татарстанда кемнәргә ОСАГО иминият полисы бәясенең 50 проценты кире кайтарыла

Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр ОСАГО иминият полисы бәясенең ярым күләмен кире кайтара ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу ташламадан үзләренә яки балаларына медицина күрсәткечләре буенча автотранспорт кирәк булган гражданнар файдалана ала.

Республикада яшенле яңгырлар һәм +29 градус көтелә

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, урыны белән яшен булырга һәм боз төшәргә мөмкин.

Татарстанда махсус операциянең 27 ветераны яңадан укыган

Татарстанда ел башыннан МХОдан кайткан 27 кеше «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы буенча яңадан укыту узган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Түбән Камада яшәүче хатын мошенникларга 620 мең сум акчасын биргән

Түбән Камада яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган һәм аларга 620 мең сум акчасын күчереп җибәргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Татарстанда яшәүчеләрне 20 августта һава торышының кискен начарлануы турында кисәттеләр

20 августта Татарстанда һава торышының кискен начарлануы көтелә.

Илексаз мәдәният йортында туган якны өйрәнү почмагы ачылды

Илексаз авылы мәдәният йортында яңа һәм әһәмиятле үзәк эшли башлады — биредә туган як тарихы музее почмагы ачылды.