RSS Amplifier

Blog

Саба таңнары: Новости

saby-rt.ruSource feed ↗47 posts

Overdue Last read · last published · next check
Last read 23 hours ago, longer than this feed's 1 hour schedule.

Written by

Latest posts

Байлар Сабасында Сабинка елгасы танымаслык булып үзгәрәчәк: төзекләндерү эшләре ничек бара?

Байлар Сабасы шәһәр җирлегендә экологик хәлне яхшырту максатында Сабинка елгасын чистарту, ярларын ныгыту һәм киләчәктә ял итү өчен уңайлы парк зонасы булдыру буенча төзекләндерү эшләре алып барыла.

Сабада хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды

Саба агрокөллиятендә узган чарада республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбыз хөрмәтләнде.

Байлар Сабасында яшәүче Зөлкамал Гомәрова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гомеренең күп елларын артельдә тегүче булып эшләгән, тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән тыл ветераны бүген дә «хәрәкәттә-бәрәкәт» дип, күршеләре ярдәмен тоеп яши.

Йосыф Аланның Сәйфуллиннар гаиләсе Республика көне уңаеннан узган тантаналы чарада катнашты

Республика көне уңаеннан Саба районының Йосыф Алан авылыннан Алсу һәм Марат Сәйфуллиннар Республика Рәисе исеменнән узган кабул итүдә үрнәк гаилә буларак катнашты.

Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар саны ике тапкырга арткан: 408 очрак теркәлгән

Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктыручылар саны ике тапкырга артып, 408 очракка җитте.

КФХ «Мөхәммәтшин З.З.» хужалыгы районда беренче булып урып жыю эшлэрен төгәлләде

КФХ «Мөхәммәтшин З.З.» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде. Һәр гектардан 45 центнер уңыш чыгышы белән ындыр табагына 49750 центнер ашлык кайтарылды.

Шекшенең «Зиләйлүк» коллективы кыр батырлары алдында чыгыш ясады

Шекше авылының «Зиләйлүк» фольклор коллективы агитбригадасы урып-җыю эшләре барган кырларда һәм терлекчелек фермасында хезмәт алдынгыларына матур җырлары, шигырьләре белән күңелле ял бүләк итте.

«Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле

Казан Ратушасында 2025 елгы эш нәтиҗәләре буенча узган тантаналы чарада Саба районы данын яклаучы өч хезмәткәр югары бүләкләргә лаек булды.

27 август көненә йолдызлар фаразы белән таныша аласыз

Йолдызлар бу көнне акыл белән хис-тойгыларны тигез алып барырга һәм ашыгыч карарлар кабул итмәскә киңәш итә.

Саба районы мәгарифе яңа уку елына старт бирде

Саба районы педагоглары яңа уку елына старт бирде: август киңәшмәсендә үткәннәргә йомгак ясалды һәм киләчәк бурычлар билгеләнде.

АгроНТРИ-2026 конкурсында җиңгән Гөлфия Гатауллина Россия финалына юллама алды

Казан дәүләт аграр университеты базасында Рус кыры III Бөтенроссия форумы быел беренче тапкыр халыкара форматта узды һәм агросәнәгать комплексының әйдәп баручы экспертларын берләштерде. Форум Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут визиты белән ачылды.

Байлар Сабасының 1949 елгы серле фотосы һәм югалган Хисами картның әйтеп калдырган сүзләре

Байлар Сабасы почта бүлеге хезмәткәрләренең 1949 елгы архив фотосурәтендә сурәтләнгән кешеләрнең исемлеге ачыкланды.

Туган якны өйрәнү музеенда 1971 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары очрашты

Саба мәктәбен 1971 елда тәмамлаган классташлар Туган якны өйрәнү музеенда очрашып, яшьлек елларын искә алды.

Күңелле дә, чыгымлы да син, август!

Мәктәпләрдә укулар башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мәктәп яшендәге баласы булган әти-әниләр өчен август бик чыгымлы да, күңелле дә мәшәкатьләргә бай ай.

Шәүкәт күлендә легендар авылдашлар призына балыкчылар ярышы узды

Тимершык егетләре Мичән авыл җирлегендәге Шәүкәт күлендә милли көрәш батырлары истәлегенә багышланган балыкчылар ярышы үткәрде.

Биектауда гаражда чыккан янгын 84 яшьлек ир-атның үлеменә китергән

Биектау авылында гаражда чыккан янгынны сүндергәндә 84 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Саба гимназиясе активистлары Герой Гали Закиров һәйкәле янындагы территорияне чистартты

Саба гимназиясе активистлары һәм педагоглар Советлар Союзы Герое Гали Закиров һәйкәле янында территорияне чистартып, тантаналы реквием үткәрделәр.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Иске Мичәндә «Әбиемдә кунакта» бәйрәме узды

Иске Мичән авылы мәдәният йорты каршында узган «Әбиемдә кунакта» бәйрәмендә балалар милли уеннар уйнап, мастер-классларда катнашып, хуш исле үлән чәе һәм татар ризыклары белән сыйланды.

25 августка йолдызлар фаразы нәрсә вәгъдә итә?

Йолдызнамә — күңел ачу жанры. Карарлар кабул иткәндә шәхси кичерешләрегезгә һәм реаль вәзгыятькә таяныгыз. Традиция буенча, 25 августта зур чаралар уздырмау, низаглардан тыелып тору һәм балаларны ут янына якын китермәү киңәш ителә.

Байлар Сабасында һава торышы

Сынамыш: 25 августта яңгыр яуса, «әбиләр чуагы» кыска булыр. Җылы һәм аяз булса - ак гөмбә уңар.

2026 ел башыннан Татарстанда 6 меңңән артык инвалидлык буенча пенсия гаризасыз билгеләнгән

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте

Җанны да, тәнне дә чистарта: татарларда «ак мунча» йоласы

Татар халкы өчен мунча — ул тән чисталыгы гына түгел, ә күңел пакьлыгы, гаилә учагы җылысы һәм иң кадерле кунакны каршылау йоласы.

Татарстанда «Чиста һава» операциясендә 4 меңнән артык автомобиль тикшерелгән

Барлыгы 4 213 автотранспорт: 3811 җиңел автомобиль, 212 йөк машинасы һәм 190 автобус тикшерелгән.

22, 23 август көннәренә йолдызлар фаразы

22 һәм 23 август көннәрендә йолдызлар Кучкарга уңыш вәгъдә итсә, Үгезбозауларга финанс операцияләрендә сак булырга киңәш итә.

22 август — Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

Һәр илнең үз йөзе, үз символы бар. Әмма бик сирәк кенә берничә төс бөтен халыкның язмышын, көчен һәм киләчәккә өметен шулай оста итеп берләштерә ала. Бу — безнең уртак тарихыбыз, буыннарның өзлексез бәйләнеше һәм Ватаныбыз белән чиксез горурлык билгесе.

Биектау, Арча, Балтач һәм башка районнардан 63 спортчы Саба турнирына җыелды

Биектау, Әтнә, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш һәм Кукмара районнарыннан килгән 63 спортчы катнашында Саба районында шахмат-шашка турниры узды. Уеннар башланыр алдыннан оештыручылар Мидхәт Минәхмәтов каберен зиярат кылып, чәчәкләр куйдылар һәм турнирны ачу тантанасында башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, «Саба-Арена» спорт мәктәбе директоры Артур Баһманов һәм башка рәсми затлар…

Миңгәргә шахмат уйнарга

Узган шимбәдә Миңгәр мәдәният йортында Мидхәт Миннәхмәтов истәлегенә багышланган интеллектуаль шахмат-шашка турниры үткәрелде.

Саба күзәтүчеләренә мәгълүмати иминлек һәм тавыш бирүне контрольдә тоту күнекмәләрен өйрәттеләр

Сабада сентябрь аенда узачак сайлауларда катнашачак җәмәгать күзәтүчеләре өчен ТР Җәмәгать Палатасы эксперты Раил Курамшин һәм Россия Юристлары Ассоциациясе әгъзасы Гүзәлә Еникеева катнашында сайлау законнары һәм мәгълүмати иминлек нигезләренә багышланган укыту семинары узды.

Балалар төнлә йөрмәячәк

2026 елның 1 сентябреннән балалар төркемнәрен автобуслар белән йөртүгә кагылышлы яңартылган кагыйдәләр үз көченә керә.

«Елап түгел, елмаеп-көлеп яшәдем»: районыбызның икенче гасырын ваклаучы Тәкъмилә Халиковага 101 яшь тулды

Саба районында яшәүче Тәкъмилә Халикова үзенең 101 яшьлек юбилеен балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә һәм район җитәкчелегеннән Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын кабул итеп каршылады.

Равил Кузюров: ”Саба урманчылары әйдәүчеләр сафында”/фоторепортаж

Узган җомгада Саба урманчылары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан традицион чарага – әлеге өлкәдә үз эшләренең осталарын ачыклаучы ярышларга җыйналдылар.

Урман хуҗалыгының алтын куллары: Саба районында һөнәри осталык бәйгесендә иң яхшылар ачыкланды

Узган җомгада Саба урманчылары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан традицион чарага – әлеге өлкәдә үз эшләренең осталарын ачыклаучы ярышларга җыйналдылар.

2027 ел бюджетына юл: Татарстан Финанс министрлыгы җирле керемнәр буенча фаразларны видеоэлемтә режимында тикшерде

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2027 елга бюджет формалаштыруга әзерлек кысаларында видеоэлемтә режимында җирле бюджетларның фаразланган керемнәренә багышланган киңәшмә үткәрде.

В Республике Татарстан усиливается поддержка личных подсобных хозяйств

В целях повышения экономической целесообразности содержания коров на подворьях, ставки субсидии на содержание одной головы будут увеличены с 6300 до 10 000 рублей. Это решение позволит поддержать сельчан и сохранить поголовье скота.

«Самовар янында кунакчыллык»: «Шоколад» бакчасында балалар өчен милли бәйрәм узды

17 август көнне «Шоколад» балалар бакчасында гаҗәеп матур һәм җылы милли бәйрәм — Самовар бәйрәме узды. Чараның максаты кечкенә кунакларга халкыбызның бай мәдәни мирасын, аның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын җанлы һәм мавыктыргыч формада җиткерү иде.

Финанс ветераннары Сабада: истәлекле урыннарны карап, район үсешен югары бәяләделәр

18 август көнне Татарстан Республикасының Финанс министрлыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар Саба районына кунакка килделәр. Алар өчен махсус әзерләнгән программа кысаларында кунаклар районның социаль-икътисадый инфраструктурасы һәм бай мәдәни мирасы белән якыннан танышу мөмкинлегенә ия булдылар.

Чәчәкләр дөньясында сәяхәт: Саба гимназиясендә купшы бакча барлыкка килде

Саба гимназиясе территориясе быел чын мәгънәсендә купшы чәчәкләр бакчасына әверелде: уку елы башланыр алдыннан биредә зур күмәк эш нәтиҗәсендә 1200 нәфис үсенте утыртылды. Бу матурлык артында укучыларның, педагогларның һәм хезмәткәрләрнең бердәм тырышлыгы, аларның дистәләгән кешенең сабырлыгы һәм назы белән сугарылган тынгысыз хезмәте ята.

Рәис Миңнеханов авыл хуҗалыгы белгечләре белән игенчелек тармагында яңа агротехник алымнарны гамәлгә ашыру турында фикер алышты

Агымдагы атнада «Юлбат» җәмгыятенең Йосыф-Алан бригадасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр катнашында игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшчәнлеккә багышланган семинар-киңәшмә узды. Чара туфрак эшкәртелә башлаган кырда старт алды, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин районның әче туфраклы зонада урнашуын искәртеп, уңдырышлылыкны…

Юлбатта яңа юл: Гали Ильясов урамында юл эшләре төгәлләнде

Юлбат авылында яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булды: Гали Ильясов урамына заманча таләпләргә җавап бирә торган ныклы юл түшәлде. Эшләрне Балтач районының «МДСУ» оешмасы хезмәткәрләре югары сыйфат белән башкарып, вак таш-ком катнашмасыннан (ЩПС) тигез һәм ышанычлы өслек ясадылар. Яңа юл торак йортларга тоткарлыксыз үтүне тәэмин итеп кенә калмый, ә явым-төшемнәр вакытында да куркынычсызлыкны…

Милли моңнар, дәртле биюләр һәм традицион уеннар: Пүкәлдә зур урам бәйрәме узды

Бу чара авыл халкына һәм кунакларга чын халык күңел ачу рухы бүләк итте: татар җырлары яңгырады, бию чыгышлары һәм уен программалары узды, анда өлкәннәр дә, балалар да традицияләр дөньясына чума алды. Бәйрәмнең аерым бер өлеше халык уеннары булды — кунаклар традицион уеннарда катнашты.

Бала гомере — иң зур байлык: Татарстанда балалар куркынычсызлыгы айлыгы башланып китте

Айлык кысаларында районыбызның белем бирү оешмаларында «Куркынычсызлык дәресләре» узачак

Һөнәри осталык өчен грант: Татарстанда 80гә кадәр өстәмә белем бирүче укытучы 90 000 сум күләмендә ярдәм алачак

Түләүне белгечлеге буенча биш елдан артык эш стажы булмаган 35 яшькә кадәрге яшь педагоглар ала

Стилистлар көз өчен нинди кием элементлары тәкъдим итә?

Стилистлар көз өчен кием-салымда уңайлылыкны, табигый төсләрне һәм катлаулы фактурларны беренче урынга куя. 2026 елның көз сезонында алар түбәндәге элементларга өстенлек бирергә киңәш итә

«Авылда ничек яшәргә?»: Яңа гына күченгәннәр өчен иң кирәкле сорау-җаваплар

Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп авылга күченергә карар кылдыгызмы? Котлыйбыз! Ләкин шәһәр фатиры һәм авыл йорты арасында аерма — җир белән күк арасы. Монда сезне дуңгыз гриппы түгел, ә... гап-гади тормыш сынаулары көтә.

Тенеки авылында гомер кичерүче Шәмсетдинов Ризван Зәкуан улы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

Тенеки авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы башлангач әтисез калган һәм балачагын колхоздагы кул хезмәтендә, ачлы-туклы яшәү шартларында уздырган Ризван Шәмсетдинов бүген улы Рафил гаиләсендә 9 оныгы һәм 2 оныкчыгының игелеген күреп гомер кичерә.

Атлар чабышы һәм җиңү дәрте: Саба муниципаль районы Кубогының конкур буенча дүртенче этабы узды

17-18 августта «Сабантуй» ат спорт комплексында конкур буенча Саба муниципаль районы Кубогының дүртенче этабында Казан, Алабуга, Байлар Сабасы һәм Мөслимнән килгән 50дән артык спортчы төрле биеклектәге унбер маршрутта көч сынашты.

Сезне “Бал туе-2026” чакырабыз!

«Бал туе-2026» чарасына рәхим итегез!