RSS Amplifier

News source

Наш Черемшан: Новости

nashcheremshan.ruSource feed ↗38 articles

Overdue Last read · last published · next check
Last read 3 hours ago, longer than this feed's 1 hour schedule.

Written by

Latest articles

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның 270 мең сум акчасын урлаганнар

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз, мошенниклардан алданып 270 мең сумга якын акчасыннан колак каккан.

Югары Кәминкә мәктәбенең беренче сыйныфында малайлар гына укыячак

Югары Кәминкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына быел өч малай укырга керә.

2027 елда Рамазан ае 8 февральдә башлана

9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Лашман авыл җирлеге башлыгы муниципаль идарә өлкәсендәге республика бәйгесендә лауреат булды

Казан Ратушасында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Чирмешәндә 255 укучыга яңа портфельләр тапшырдылар

Район мәдәният йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе узды.

Татарстанда 800дән артык студент кыз пособия алуга гариза бирде

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге югары уку йортларында һәм көллиятләрдә көндезге формада белем алучы студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгели. Түләү күләме, айга исәпләнгән хисаптан чыгып, хезмәткә сәләтле булган халык өчен төбәкнең яшәү минимумының 100% тәшкил итә.

Бәркәтәдән Фазыл Садртдинов токымлы казлар үстерә

Бәркәтә авылыннан Фазыл Садртдинов каз үстерү эшенә керешкән.

Кара Чишмә мәчете имамы халык җыенына кәрәзле бал алып килгән

Авыл имамы Рөстәм Вәлиев Кара Чишмәдә узган халык җыенында күршесенә кәрәзле бал бүләк итте.

Күтәмә авылында Бакалейная һәм Ивановская урамнарында юллар яхшырды

Мондагы юлларны республика программасы кысаларында вак таш өслекле итеп ясаганнар.

Чирмешән районы хуҗалыкларында бөртеклеләрдән гектарыннан 40 центнерлап уңыш чыга

Район игенчеләре бөртеклеләрне 11621 гектардан, тиешле мәйданнарның 56 процент өлешеннән суктырып алдылар.

Чирмешән районы авылларында 43 хуҗалык кош-корт үстерергә субсидия алган

Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары быел да мал асрау чыгымнарын өлешчә каплауга субсидия алды.

Кармыш урамнарында сукбай этләр күбәйгән

Кармышта узган халык җыенында сукбай этләрдән зарланучылар булды.

Август педагогик конференциясе: йомгаклар һәм яңа бурычлар

Яңа уку елы алдыннан Чирмешән районында традицион август конференциясе узды. Укытучыларның быелгы җыелышы «Чирмешән муниципаль районының бердәм белем бирү пространствосы: технологик үсеш һәм Россия халыкларының бердәмлеге елы шартларында тәрбия мохитен проектлау» темасына багышланды.

Чирмешәндә үтәчәк зур бәйрәмдә Элвин Грей, Рафис Кәлимуллин җырлаячак

Бу атна шимбәсендә, 29 августта, район үзәгендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә, Татарстан Республикасы көненә һәм Чирмешән авылы көненә багышланган бәйрәм үтәчәк.

Чирмешәндә Сабантуй чишмәсен матурайттылар

Район үзәгендәге Сабантуй стадионы янәшәсендәге чишмә суы, ремонттан соң, ике торбадан ага.

Чирмешән районында халык җыеннарында юллар проблемасын еш кузгаталар

Яңа Элмәле һәм Лашман авыл җирлекләрендә узган җыеннарда да бу хакта сорау-гозерләр яңгырады.

Чирмешән районының яшь гитарачысы “Черноморец” лагеренда булды

Район балалар сәнгать мәктәбенең гитарачысы Тимофей Лазарчук Кара диңгез буенда ял итте.

Сосновка авылыннан Ольга Дютина 90 яшендә дә тик торырга яратмый

Сосновка авылында гомер итүче 90 яшьлек Ольга Дютина “Хәрәкәттә-бәрәкәт” дип яши. Озын гомер итүнең сере дә хәрәкәттә, ди.

Түбән Чегодайдан мич чыгару остасы чәчәкләр үстерергә дә вакыт таба

Мич чыгару остасы Минәхмәт Хәниф улы инде 50 ел шушы шөгыльдә. Моны шөгыль генә дию аздыр, бу – аның һөнәре.

Рейд барышында 4 меңнән артык машина тикшерелде

Татарстанда «Экологик иминлек» проекты кысасында 1 июньнән «Чиста һава» рейды уза.

Чирмешәндә «Балкыш» республика фестивале лауреатларын бүләкләделәр

Район планеркасында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» – «Сияние» IX Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларына дипломнар тапшырылды.

Чирмешәндәге янгын-коткару частена яңа җитәкче килде

Район үзәгендәге 135 нче янгын-коткару частен хәзер Руслан Хөснуллин җитәкли.

Чирмешән районы хуҗалыкларында урак эшләре экваторга якынлаша

Район игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен барлык мәйданнарның 44 процент өлешендә төгәлләде.

Чирмешәндә укытучыларның август конференциясе хәйрия ярминкәсе белән башланды

Педагоглар ярминкәгә камыр ризыклары да пешереп килгән.

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә күчтәнәчкә бал тараттылар

Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Бал Спасына багышланган бәйрәм узды.

Шешминка урманчылыгында яшь үсентеләрнең тамырларын ныгыталар

Шешминка урманчылыгында үткән ел утыртылган урман культураларына агротехник карау эшләре алып баралар.

Чирмешәннең элеккеге ДАИ бүлеге начальнигы физкультура-савыктыру комплексын җитәкләячәк

Самат Хәйруллин физкультура-савыктыру комплексы директоры итеп билгеләнде.

Югары Кәминкә тарихчысы бишенче китабын чыгарды

Югары Кәминкә авыллында гомер итүче ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдиновның “Дәверләр һәм кешеләр” циклыннан өченче китабы дөнья күрде.

Чирмешән районында дүрт электр баганасына утлы коралдан атканнар

Полициягә район кешесеннән гариза кабул ителгән, анда ул билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый: әлеге зат утлы коралдан атып, дүрт электр баганасына зыян салган. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Хәрбиләргә булышкан чирмешәнлеләрне бүләкләделәр

Район җитәкчелегенең бүгенге атналык эш киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланды.

Чирмешән район үзәк больницасының диагностика бүлеге ремонтланды

Район үзәк больницасының диагностика бүлеге, капиталь ремонттан соң, сентябрьдә үз ишекләрен ачарга тиеш.

Чирмешәндә эшкә фармацевтлар да эзлиләр

Район оешмалары 39 эш урыны тәкъдим итә, район мәшгульлек үзәгендә 11 эшсез исәптә тора.

Ульяновкадан Ирина Ермолаева сөйкемле елмаюы белән 1әр килограммлы ук помидорлар үстерә

Аның теплицасында үскән помидорларның кайберләренең авырлыгы 750 граммга ук җиткән. Ульяновка авылыннан Ирина Ермолаеваның аларның 1 килограммлысын да үстергәне бар.

Чирмешән районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

Республикада быел булдырылган Электрон мактау тактасына безнең районнан – 79 лауреат. Алар арасында Иске Котыш авылыннан Елена Шохина, Иске Кади авыл җирлегеннән Рәмзия Зәһретдинова, Резеда Локманова да бар. Җыенда әлеге якташларга шушы хакта сертификатлар тапшырылды.

Татарстанда 400 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсеннән файдалана

Соңгы елларда электрон хезмәт кенәгәсен сайлаучылар саны 15% арткан. Аны рәсмиләштерү өчен эш бирүчегә гариза бирү җитә.

Чирмешән районы башлыгы эшләүче яшүсмерләргә акча түли

Җәйге каникул вакытында район мәшгульлек үзәге аша 83 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

Чирмешән студентлары Камчаткада балык заводында эшләгән

Чирмешән аграр техникумының 10 студенты каникул вакытында Камчаткада акча эшләп кайтты.

Психологлар мөнәсәбәтләрне бозучы куркыныч сүзне атады

Бу сүз – «тиеш». Психологлар фикеренчә, «син эшләргә тиеш», «син болай булырга тиеш түгел» кебек гыйбарәләр якын кешенең ышанычын акрынлап юкка чыгара.