RSS Amplifier

Blog

Азатлык Радиосы

Азатлык / Азат Европа Радиосы - Русия, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Балкан илләренә халыкара хәбәрләр тапшыручы оешма

azatliq.orgSource feed ↗20 posts

Live Last read · last published · next check

Elsewhere

Latest posts

Һади Атласиның 150 еллык юбилее дәүләт дәрәҗәсендә уздырылачак

30 августта Казанда "Печән Базары" чарасында "Һади Атласи. Катлаулы каһарман" фильмы күрсәтеләчәк.

"Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән тагын ике кеше иреккә чыккан

Өметбай Дәүләтбирдин һәм Юнир Исламголов җәзаларын тулысынча үтәгән.

Дроннар Башкортстандагы Ozon ширкәтенә һөҗүм итте

27 августта, дроннар Башкортстанга һөҗүм итте. Ozon ширкәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һөҗүм Уфадагы "логистика корылмасына" ясалган. "Без барлык хезмәткәрләрне тиз арада эвакуацияләдек, беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыкмады. Уфадагы логистика корылмасы бераз зыян күрде, әмма әлегә ябық. Аның җирлеген җентекләп тикшерергә кирәк", дип ачыклык керттеләр…

Татарстанга күрше булган Чуашстан республикасы студентларына "Алабуга"дан 50 мең сумлык эш тәкъдим итеп шалтыраталар

Чабаксар кооператив институты студентларына "хезмәттәшлек" тәкъдим итеп "Алабуга" вәкилләреннән шалтыратулар килә башлаган. Бу хакта "Сердитая Чувашия" Телеграм каналы яза. Шул ук вакытта укучылар мондый шалтыратулар өчен үз телефон номерларын беркемгә дә биргәннәре булмаган һәм "Алабуга"да аларның номерларын кайдан алганнарын белмиләр. Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң,…

Түбән Камада да Украинага каршы сугышучыларга мемориал ачылачак

Май аенда шундый ук мемориал Лаешта ачылган иде.

Уфада YouTube видеоларын башкорт һәм мари телләренә тәрҗемә итүче кушымта ясалган

Киләчәктә проектка башка халыкларның телләрен дә өстәү планлаштырыла.

Медиазона: Татарстаннан сугышка мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган

Республикадан гомумән никадәр кеше мобилизацияләнүе турында рәсми хәбәрләр юк.

Башкортстанның ун мәктәбендә тәртип өчен билге куелачак

Уңышлы дип табылса бөтен республика мәктәпләренә дә җәелдереләчәк.

Русия думасына сайлау: кемгә тавыш бирүнең аермасы бармы?

Азатлык парламентка дәгъва итүче фиркаләрнең програмнарына күз салды һәм сәясәт белгече белән сөйләште.

Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе

Шәһәрдә күпме укучының татар телен өйрәнүе турында саннар китерелми.

Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә утырып чираттагы фәнни эшен язган

Татар галименең математика буенча фәнни хезмәте Франциясенең фән журналында басылып чыккан. Бу эшне ул Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта башкарган.

Уфага җибәрелгән дроннар торак йортка һәм нефть эшкәртү ширкәтенә эләккән

Торак йортта Һиндстан ватандашы яраланган. Astra басмасының OSINT-аналитигы Уфаның сәнәгать мәйданында дрон һөҗүменнән соң янгынның «Башнефть-УНПЗ» нефть эшкәртү заводында чыкканын ачыклады.

Кассация мәхкәмәсе Уфа журналисты Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен гамәлдә калдырды

Шулай ук Комлевага "хәрби фейклар" тарату турындагы эш нигезендә нинди пост өчен гаеп тагылганы билгеле булды.

"Авылга күчәр идек, йортны салып бетерергә акча җитми" Түбән Кама халкы һөҗүмнән соң ничек яши

"Берег" бәйсез журналистлар кооперативы даими дрон һөҗүмнәре астында яшәүче Түбән Кама кешеләре белән сөйләшкән. 10 августта шәһәргә иң үлемечле һөҗүм булды: 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды. Азатлык Радиосы журналистларның бу текстына нигезләнеп, кешеләрнең фикерләрен бирә.

Чаллы мәктәп укучыларының 70%-ы татар телен өйрәнә – шәһәр мэры

Республика мәктәпләрендә "туган тел" дәресен, нигездә, атнага 1-2 сәгать кенә өйрәнәләр.

Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручыларның күбесе Казаннан

Татар теленнән имтихан бирүчеләрнең күбесе — Казаннан. Быел Казаннан 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтиханны 58 бала биргән

Башкортстанның Салават шәһәрендәге ширкәткә һәм Чишмәдәге Wildberries келәтенә дрон һөҗүме булды

Astra мәгълүматларына караганда, «Газпром нефтехим Салават»ка һәм Wildberries келәтендә янгын чыккан. Ике кеше зыян күргән

Казанда нәшер ителгән "Татар хатын-кызлары" комиксы ЮНЕСКОның асаба халыкларның телләрендәге күренекле китаплар исемлегенә эләккән

Татар телендә дүрт мәшһүр татар хатын-кызы турында сөйләүче комикс — ЮНЕСКОның коллекциясенә эләккән беренче татар китабы. «Татарча комикс» проектын журналист, музыкант Рәдиф Кашапов белән Регина Гаязова булдырды. Бу — аларның уртак гаилә проекты.

"Туйдырдылар инде үзләренең сугышлары белән!" Түбән Камага һөҗүмдә 13 кеше һәлак булды

Бу — Русиянең Украинага каршы баскын сугышның чираттагы корбаннары. Әлегә кадәр дроннар аркасында Татарстанда бу кадәр үлемнәр булмады. Республикада матәм көне игълан ителде.

Түбән Камага һөҗүм: 13 корбан, шуларның берсе — бала, тагын 48 яраланган кеше

Әлегә кадәр дроннар аркасында бу кадәр үлемнәр юк иде. Татарстанда матәм көне игълан ителде.